Башым авыртмасын, дисәң
Табиблар фикеренчә, баш авырту һәм хәтер саегу күбесенчә минең кан тамырлары тараюга һәм вак капиллярларның тыгылуына бәйле. Башка органнарыбыздагы тукымалар кебек, баш миен кан белән тәэмин итүче тамырлар да даими кайгыртуга, аеруча чистартуга мохтаҗ.
Кирәгеннән артык тупланган “начар” холестерин, тозлар, майлар, шлаклар, токсиннар, эреле ваклы тамырлар эчендә утырым рәвешендәге атеросклеротик оершалар хасил итеп, аларның табигый үткәрүчәнлегенә зыян сала. Нәтиҗәдә баш сызлый, күрү һәм хәтер начарлана. Бу хәлдән котылу өчен, учлап дару ашаганчы, кан тамырларын табигый юл белән чистарту һәм киңәйтү күпкә отышлырак һәм арзанрак. Ничә яшькә җитүебезгә карамастан, сау-сәламәт һәм зирәк акыллы булыйк дисәк, түбәндәге файдалы азык-төлекне көндәлек рационыбызга кертү зарур.
“Баллы” әстерхан чикләвеге
Әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, куе ботка хәленә килерлек күләмдә бал кушып болгатабыз. Теләгән кеше берәр чеметем дарчин һәм имбир оны да өсти ала. Шифалы һәм бик тәмле катнашманы суыткычта саклыйбыз, ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә берәр аш кашыгы кабып куябыз.
Бал белән суган суы
1 ыстакан сыек балга ыстаканның өчтән бер өлеше күләмендә яңа сыгылган суган суы салып болгатабыз һәм суыткычка куябыз. Бу катнашма бик үк тәмле түгел, әмма файдалы үзлекләре искиткеч. Аны ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә берәр бал кашыгы күләмендә кабул итәргә кирәк. Кан тамырларын арулатудан тыш, ул организмның чирләргә каршы торучанлыгын да арттыра.
Гранат, алма, кишер соклары
Бу сокларның кибеттән сатып алынганнарын түгел, ә җимешләрдән һәм яшелчәдән яңа гына үзебез сыгып алганын куллану зарур. Көнгә ике-өч мәртәбә, ашар алдыннан яртышар ыстакан күләмендә эчү сорала. Берничә төрлесен бергә катнаштырып эчү файдалырак.
Әрекмән тамыры төнәтмәсе
Дәвалау курсы – бер ай дәвам итә. Көздән җыеп киптергән тамырларны файдаланабыз. Кичтән 10 г коры әрекмән тамырын термоска салып, өстенә бер ыстакан кайнап торган су коеп, иртәнгә чаклы шунда төнәтәбез. Сөзеп алгач, суыткычта саклыйбыз. Иртән, ашарга ярты сәгать кала, 4 аш кашыгы төнәтмә эчәбез. Әрекмән тамыры төнәтмәсе, баш миенең кан тамырларын арулатудан тыш, ашкайнату системасы өчен дә бик файдалы эчемлек.
Киптерелгән җимешләр һәм мандарин
Әлеге нигъмәтләр, тәмле булудан тыш, сәламәтлекне яхшырту, кан тамырларын ныгыту сыйфатына ия. Һәр көнне, иртәнге ашка ярты сәгать кала, 1 мандарин, бер-ике аш кашыгы йөзем, ике әстерхан чикләвеге ашарга мөмкинлек тапсак, башыбыз сызлап интектермәс. 15 минуттан лимон салынган яки аның суы сыгылган 1 ыстакан кайнаган су эчеп җибәрергә кирәк, тагын шулчаклы вакыт үткәч, иртәнге ашка рәхим итәргә дә була.
Югарыда санап үтелгән ысулларның, һичьюгы, бер-икесен генә кулланып карасак та, чагыштырмача тиз арада нәтиҗәсе сизелми калмас. Иң мөһиме: бу табигый азыклар баш миебезне чорнап алган капиллярларны табигый юл белән арулатып, кан йөрешен, матдәләр алмашын яхшыртыр, ми эшчәнлеген нормага салыр. Башның даими авыртуыннан арынырбыз, чигәләр кысудан туктар, йокыбыз тирән һәм тыныч булыр, кан басымы уйнап тилмертмәс, ишемик инсульт куркынычы янамас. Күңел күтәрелер, эшкә сәләтебез артыр. Яхшы хәтер, зирәклек, аек акыл, тиз уйлау сәләте, катлаулы хәлдә дә фикер чуалмау, игътибарны җиңел туплый алу кебек мөһим факторлар күбесенчә кан тамырларының сыгылмалылыгына, арулыгына бәйле. Күргәнегезчә, моңа ирешү әлләни авыр түгел, җитмәсә, күбесенчә үзебездән тора.